Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Без Җәлилне укыйбыз"

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул — ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.

Презентация ярдәмендә чарада 2-нче мәктәпнең 7 сыйныф балаларына шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, аның балачагы, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә антифашист эшчәнлеге турында сөйләделәр.

Шагыйрьнең "Моабит дәфтәре" дөньяның 60 тан артык теленә тәрҗемә ителгән. Шагыйрьләр арасында Муса Җәлилгә беренче булып «Моабит дәфтәре» шигырьләр циклы өчен Ленин премиясен тапшырылды.

Чара барышында «Моабит дәфтәре»ннән - «Гафу ит, ватан», «Җырларым», «Бер үгет», «Соңгы җыр» шигырьләре укылды.

Укучылар өчен "Моңлы бер җыр" дип исемләнгән  китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.