"Без кояш балалары"
Танылган шагыйрь, язучы, җәмәгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге бүләк лауреаты Разил Вәлиевкә багышланган әдәби танышу 1- нче мәктәпнең 5 "б" сыйныфында узды. Чара барышында балалар язучының тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштылар. Сүз шагыйрьнең төрле елларда иҗат иткән шигырьләре, проза әсәрләре, чит телләрдән тәрҗемә иткән әкиятләре, балалар өчен бастырып чыгарылган китаплары турында алып барылды. Шулай ук аның җәмәгать, сәясәт эшлеклесе буларак кылган эшләре турында да әйтеп кителде. Аларның игътибарына язучыга багышланган китап күргәзмәсе, һәм таныш булган: «Кышкы учак» дигән җырларның музыкаль клиплары тәкъдим ителде.