"Әдәби сүз"
Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы hәм иҗаты белән укучыларны таныштыру, бөек шәхесебезне таныту, горурлык хисе уяту, аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 1-нче мәктәпнең 5 “б” сыйныфында язучының 125-еллыгына багышланган “Әдәби сүз” дип аталган чара үткәрелде.
Татар әдәбиятының аксакалы, танылган драматург, шагыйрь, прозаик һәм галим Нәкый Исәнбәт гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара, ул тел галиме дә, татар теленең фразеологик байлыгын җыйнап сүзлек итеп бастыра. Күпсанлы драма әсәрләрендә халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен тирәннән сурәтли : «Хуҗа Насретдин», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил» әсәрләре шундыйлар, балалар өчен язылган “Мыраубай батыр” әсәрен балалар яратып укыйлар. Ул оста тәрҗемәче буларак та танылды , Пушкин, Шекспир һ.б . әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте, Аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син сазыңны уйнадың» кебек күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый.
Татар халкының рухи тормышында , сәнгать һәм әдәбиятында Нәкый Исәнбәт иҗаты күренекле урын алып тора.
Чарада катнашучылар зур кызыксыну белән шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен укыдылар.