Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

«Туган як язучылары/ Поэты родного края»

2-нче мәктәпнең 3 “б” сыйныфында “Туган як язучылары” дип аталган әдәби танышу үткәрелде. Максатыбыз балаларны язучылар белән таныштыру, укучыларда китап укуга кызыксыну уяту.

  Укучылар үзебезнең район язучылары : Н.Мирхазова, Р.Вәлиева, И. Вәлиуллина, М.Логинова, А.Муртазина, аларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аларның шыгырьләрен укыдылар. Язучыларның биографиясен өйрәнү балаларга әхлак, туган якка мәхәббәт тәрбиясе бирүдә, шул исәптән аларның татар телен үстерүдә, камилләштерүдә ярдәм итә.