Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

“Тылсым иясе/ Мастер волшебства”

Балалар  язучысы Р. Бәшәрнең 75 еллыгына 2 -нче мәктәпнең 6 “а” сыйныфында “Тылсым иясе” дип аталган әдәби танышу үткәрелде. Максатыбыз язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, укучыларда китап укуга кызыксыну уяту.

Рәшит Бәшәр үзенең әсәрләрен, шигырьләрен балалар өчен яза, тормышның гыйбрәтле һәм көлкеле якларын күреп, юморлы, фәлсәфи мәгънәле шигырьгә әйләндерә белә.

Чара барышында балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырләрен тыңладылар hәм үзләре дә кычкырып укыдылар.