Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Балаларга бүләк"

Язучы Ф. Мөслимованың тууына 70 еллыгына 2 -нче мәктәпнең 3 “б” сыйныфында “Балаларга бүләк” дип аталган әдәби танышу үткәрелде.

Аны балалар әдәбияты үсешенә өлеш кертүче әдипләр белән бертигез куялар.

1990 еллардан башлап даими рәвештә «Казан утлары», «Татарстан», «Сөембикә» журналларында, «Шәһри Казан», «Заман», «Сабантуй» газеталарында актив языша. 1992 елда бер бәйләм лирик шигырьләре «Бер тауда ун чишмә» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла, балалар өчен язган шигырьләре «Алтын капка» исеме белән «Аргамак» журналының 1996 елгы 3 нче санына кушымта итеп бирелә.

Фәйрүзә Мөслимова шигърият белән математика дөньясы бер-берсенә тәңгәл, дип саный. Ул «Ярату яралары», «Апрель кары», «Алтын йозак» китаплары аша шигырь сөючеләрне әсир иткән шагыйрә.

Чара барышында балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырләрен тыңладылар.