Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Тормышның бер кисәге"

1 нче мәктәпнең 7"Б" сыйныфында "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында Ләлә Сабирова (Гимадиеваның) әдәби танышу үткәрелде. Чарада укучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде. Л.Сабирова балалар газетасының мөхәррире - нечкә хисле, тирәннән кичерә белә торган, акыллы, зирәк проза остасы. Аның балалар өчен язылган кыска хикәяләре зур сабак, әхлак hәм тормыш турында рухи мәгьлүмат. Чара дәвамында балалар "Үпкәчел" хикәясен кызыксыну белән тыңладылар, әсәр буенча үзләренең фикерләрен сөйләделәр.

Чара ахырында китапханәче язучының китапларына күзәтү үткәрде.