"Бал яңгыры/ Медовый дождь"
1-нче мәктәпнең 2 “б” сыйныфында Нур Әхмәдиев иҗаты белән әдәби танышу үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга язучының тормышы hәм иҗаты турында сөйләделәр.
Нур Әхмәдиев төрле жанрларда, балалар һәм өлкәннәр өчен яза. Аның шигырь җыентыклары, балаларга атап язган әкиятләре, маҗаралы хикәя һәм повестьлары: «Күктә ничә йолдыз бар?», «Аксак төлке», «Атларым, колыннарым» һ.б. укучылар тарафыннан яратып кабул ителәләр. Әхмәдиев җыр жанрында да актив иҗат итә. Аның шигырьләренә төрле авторлар тарафыннан дистәләрчә көй языла. Балалар өчен шигъри әсәрләр, әкиятләр, табышмаклар тупланган «Чәк-чәк» җыентыгы исә 1999 елда балалар арасында иң күп укылган китап итеп таныла.
Укучы балалар сөйләгәнне, Нур Әхмәдиев сүзләренә язылган җырларны игьтибар белән тыңладылар.