"Иң матур әни/ Самая красивая мама"
1-нче мәктәпнең 3 “г” сыйныфында Эльмира Шәрифуллина иҗаты белән әдәби танышу үткәрелде.
Укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырдык, иҗаты турында сөйләдек. балалар рәхәтләнеп шигърият дөньясына сәяхәт кылдылар, рухи азык алдылар. Язучының самими шигырьләре дә һәм тормышның катлаулы якларын чагылдырган, зур мәсьәләләрне күтәргән әсәрләре дә күп.
Эльмира Шәрифуллинаның үзенә генә хас бер үзенчәлеге бар: ул балалар дөньясын искиткеч органик, табигый рәвештә зурлар тормышы белән бергә үреп бирә белә,” -дип яза танылган шагыйрә Бикә Рәхимова.
Азакта авторның: “Иң матур әни”, “Безнең зоопарк”, “Алтын балык”, “Ничек, нинди, ни төсле?”, “Нәниләргә әлифба”, “Җитәкләшеп җил белән” китапларына күзәтү үткәрдек.
Укучы балалар авторның шигырьләрен матур итеп укыдылар.