"Уен- Фест"
«УЕН ФЕСТ» - онытылган йолаларны һәм гореф-гадәтләрне торгызу максатыннан оештырылган проект. Шул сәбәптән балаларны милли халык уеннары белән дә таныштыру нияте белән “Алтын балык” балалар бакчасында "Уен фест" үткәрелде. Анда балалар борынгы гореф- гадәтләрне искә тошереп “Ак калач”, “Буяу сатыш”, “Йозаклы” дип аталган татар халык уеннарын уйнадылар.