Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

«Тукай эзләре буйлап/По следам Тукая»

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан 1 нче мәктәпнең 2 “б” сыйныфында әдәби танышу үткәрелде. Балаларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдык.

Туган тел, туган як турында шигырьләр, әкият-поэмалары турында сөйләдек. Тукай һәм туган тел ул аерылгысыз, алар бер-берсенә үрелгән язмышлар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт» h/б. шигырьләрен сөйләделәр.

Китапханәчеләр укучыларны китап күргәзмәсендәге әдәбият белән таныштырдылар. Анда Тукай иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин иде. Шулай ук «Су анасы» әсәре буенча төшерелгән мультфильм күрсәтелде.