Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Иң матур тел - туган телем"

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 1 нче мәктәпнең 5 “а” сыйныфында китапханә хезмәткәрләре укучыларга әдәби сәяхәт үткәрде.

Татарстаныбызда дүрт миллионга якын кеше яши. Күпчелеген татарлар һәм руслар тәшкил итә. Шулай ук чуашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар һ.б. халык вәкилләре дә бар. Татарстан халыклары үзара тел, мәдәният һәм башка өлкәләрдә бер-берсе белән дус яшәп, күркәм тормыш итәләр.

Һәр милләтнең үз туган теле бар. Һәр халык өчен туган теле – иң кадерле, матур, моңлы тел.

Чарада язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләре кычкырып укылды. Балалар туган телнең кыйммәте турында фикер алыштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзү һ.б. төрле уеннарда катнаштылар.