"Ышан, илем, шушы ант сугарды, йөрәгемнең соңгы тибешен!"
Чарада “Салават күпере” иҗаты үзәгеннән балалар катнашты.
Муса Җәлил кыска гына гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлемсез иҗат калдырды. Шагыйрь туган иленә, туган җиренә, халкына, ватанына булган ялкынлы кайнар хисләрен үзенең әсәрләрендә ихлас күңелдән, бөтен тулылыгы, матурлыгы белән тасвирлап бирә.
Безнең чара презентация күрсәтелеп алып барылды. Балалар М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Чара азагында әзерләнгән китап күргәзмәсе буенча күзәтү, М.Җәлил темасына викторина үткәрелде.