Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Үсми калдым/ Родом из детства"

Китапханә хезмәткәре балаларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән кыскача таныштырды. Р.Мингалим иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорларыннан алып хәзергәчә балалар әдәбиятында, проза һәм драматургия жанрларында бердәй актив эшли. Балаларга атап язган тезмә әсәрләре һәм шигъри әкиятләре аның «Әйт, Кояшым!», «Ә сәгать келт-келт итә» (1968), «Уйларга кирәк» (1971), «Төнге әкият» (1973), «Бәхетле исем» (1977), «Исәнме, әткәй!» (1979), «Галстуклы кәҗә» (1992), «Учыма алган энҗе» (Уфа, 1995), «Их, Самара яклары!» (1998) кебек аерым җыентыкларында урын ала.

Татар балалар әдәбиятын үстерү һәм баету юнәлешендәге хезмәтләре өчен Рөстәм Мингалим 1997 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә, ә 2003 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Дәрт чүлмәге» исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен 2005 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Чарада балалар язучының шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Рөстәм Мингалимның “Галстуклы кәҗә”, “Шүрәлеләр үч алмый”, “Их, Самара яклары!”, “Растут мальчики”, “Өч үрдәк”китаплары буенча буенча күзәтү үткәрелде, аның китапларын китапханәбездән алып укырга тәкъдим ясалды.