«Балачагым тузганак/Пусть радуются дети»
Балаларны татар язучылары hәм аларның иҗаты белән таныштыру белән китапханәбездә шагыйрь Илдар Юзеевка багышланган чара үткәрелде. Чарага 1-нче мәктәпнең 2- нче сыйныф укучылары килделәр. Китапханәче балаларны әдипнең тормыш юлы белән таныштырды, аның иҗатына күзәтү ясады.
Илдар абый чын балалар шагыйре. Сабыйлар өчен язылган, чишмә кебек ихлас, кояш кебек якты, иртәнге чык шикелле саф шигырьләре өчен якын итә, ярата аны балалар. Шуңа күрәдер инде ул 10- ел балалар газетасы “Сабантуй”да эшли. Чара барышында балалар шагыйрьнең “Шагыйрь абый минем дустым”, “Түбәтәй”, “Алма пеште” шигырьләрен укыды.
Азакта китапханәче китаплар буенча күзәтү үткәрде, язучының китапларын балалар китапханәсеннән алып укырга тәкъдим ясалды, балаларны китапханәнең бүлекләре белән таныштырды.