"Шаян Шәүкәт"
Балалар язучысы Шәүкәт Галиевнең тормыш һәм иҗат юлын, балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен күбрәк укучыларга җиткерү, укучыларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән 2-нче мәктәпнең 2- нче сыйныфы укучыларына чара үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре балаларны әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, аның тормышыннан кызыклы фактлар сөйләнде. Укучылар “Кем көчле”, “Аю белән Чебен”, “Мин- Шәвәли”, “hай тешем” шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләп, алар буенча фикер алыштылар.
Укучыларга Ш. Галиев китаплары буенча буенча күзәтү үткәрелде, язучының китапларын балалар китапханәсеннән алып укырга тәкъдим ясалды.
Чара презентация белән беррәттән алып барылды.