"Туган җирем, гүзәл ягым"
Чарада 2 нче мәктәпнең 3 нче сыйныфы катнашты. Бүген без сезнең белән туган як буйлап сәяхәткә чыгарбыз, дип башлап җибәрдек экскурия- чарабызны. Чөнки безнең сөйләвебез презентация белән бәйләнеп барды.
Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда туган якны өйрәнү шул максатка ирешү юлы булып тора. Туган ил – туган авылдан, андагы һәр сукмактан, андагы без үткән юлдан башлана. Үзенең Туган авылы, Туган ягы, Ватаны белән горурланмаган кеше юктыр ул дип уйлыйбыз. Шуңа күрә балалар белән туган ил турында мәкальләр әйтешү оештырдык.
Роберт Миңнуллинның “Уятыйм әле җир шарын!” шигырен ятлап килгән укучыны тыңладык. Туган як турында викторинада балалар бик рәхәтләнеп катнашты. Балалар шагыйрь Равил Фәйзуллинның туган ягы, туган йорты турында язылган шигырьләрен тыңладылар.
“Укучылар, бер-берегез белән һәрвакыт дус яшәргә, туган илне, үз Ватаныбызны яратырга чакырабыз. Ватан бер генә, аны алыштырырлык бернәрсә юк! Туган җиребез һәрвакыт алтын бишек булып калсын иде!” - дигән сүзләр белән чарабыз тәмамланды.