«Яхшы гамәл/Хорошее дело»
Балаларны татар язучылары hәм аларның иҗаты белән таныштыру, татарча китапларны уку теләге булдыру, китапларга карата кызыксыну тәрбияләү теләге белән 1 нче мәктәпнең 4 нче сыйныфында Ленар Шәех иҗатына багышланган әдәби танышу узды. Чарада укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты hәм аның китаплары белән таныштылар. Аның шигырьләрендә милли рух та “Минем туган телем”, балалар арасында мәхәббәт тә “Яхшы гамәл”, эшкә өйрәтү дә “Әнисенең киңәше”, начарлык эшләүнең үзеңә кире кайтуын күрсәткән гыйбрәтле хәл дә “Таш атучы Рузалин” бар. Л.Шәехта балаларны аңлау, аларча уйлау сәләте зур, ул нәни дусларына яшәү мәгънәсен төшендерергә омтыла.
Балалар шагыйрь hәм аның иҗаты турында, балалар өчен язган шигырьләрен “Татарстан- Ватаным”, “Шугалак”, “Яхшы гамәл”, зур кызыксыну белән тыңладылар, туган як буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.