Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

"Тылсым иясе/ Волшеные стихи"

Балаларны татар язучылары белән таныштыру, татарча китаплар уку теләге булдыру нияте белән 1нче мәктәпнең 4 нче класс укучылары белән әдәби күзәтү уздырылды. Балаларны Рәшит Бәшәрнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдык. Р.Бәшәр балалар өчен проза әсәрләре hәм поэзия иҗат итә. Аның шигырьләрендә малайлар шук, чая, күп беләләр. Ул hәркемгә кояшлы көннәр тели, барыбызны да тынычлык поездына утыртып әллә кайларга, шагыйрь күңеле генә тудыра алырлык матурлык Иленә алып китәсе килә.

Азакта китапханәче Р.Бәшәр китапларына күзәтү үткәрде.