Минем яраткан китабым
Бүген 7 нче мәктәпнең югары сыйныф укучыларына, 45 нче яшьләр китапханәсе хезмәткәрләре «Минем яраткан китабым» – дип аталган китапларга күзәтү чарасы үткәрде. Чарабызның төп максаты: укучыларга укырга кызыксыну уяту, китапханәгә язылу теләкләрен булдыру, укучыларның яраткан китаплары турында сөйли белү күнекмәләрен булдыру. Иң элек китапханәче укучыларны китапның кыскача тарихы белән таныштырып китте, китап турында мәкальләр, табышмаклар китерде, башваткыч чиштеләр, яратып укыган китаплары турында хәтирәләре белән уртаклашты. Аннары сүз укучыларга бирелде. Укучылар кызыксынып укыган китаплары, үзләренең бу китаплардан алган тәэсирләре турында сөйләделәр. Китаплар дөньясына сәяхәт мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Кеше китап укудан ямь табарга өйрәнергә тиеш дигән фикер белән без башка укучыларны да китапханәгә йөрергә өндәргә уйладык. Чараны тәмамлап китапханәче укучыларга китаплар тәъдим итте, үзенең теләкләрен белдерде.