Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Кызыл китап битләре буйлап

Укучыларда тере табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү,
кешенең кызыксынуы белән табигать законнары арасында гармония булдырырга өйрәтү, «Кызыл китап» кирәклеген аңлату
максатында  «Кызыл китап битләре буйлап»  дип исемләнгән викторина- уен үткәрелде.

 Китапханәче 10 нчы сыйныф укучыларына Кызыл китап турында сөйләде. Кызыл китапның һәр битенең үз төсе бар: кызыл- юкка чыгу алдында торган үсемлек һәм хайваннар, кара- җир йөзеннән бөтенләй юкка чыккан  үсемлек һәм хайваннар, соры- хәзерге көндә дә аз өйрәнелгән үсемлек һәм хайваннар,сары- бик тиз рәвештә кимүче үсемлек һәм хайваннар, яшел- җир йөзеннән бөтенләй юкка чыккан  хайваннар һәм үсемлекләр. Танып белү материалын аңлаешлырак итеп тәкъдим итү өчен дәрестә «Россиянең Кызыл китабы» һәм «Коткарылган хайваннар» видеоклиплары кулланылды. Балалар зур кызыксыну белән викторина сорауларына җаваплар таптылар. Аларга «Әйе яки юк», «Дөрес җавапны тап!», «Бу бөҗәк...мультфильмыннан», «Без аларны таныйбыз», «Белдерүдәге бөҗәкне таны» уен- конкурсларында актив катнаштылар.