Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Бөек Ватан сугышы елларында эретеп ябыштыру эшләре"

Әлеге класс сәгатендә студентларга  сугыш елларында тылда  эретеп ябыштуры эшләренең мөһимлеген, яңа технологияләр уйлап табуның Бөек Җинүгә илтүен аңлату, гади халыкның тылда кылган батырлыкларын искә алу һәм студентлар белән патриотик тәрбия эшләре алып бару  максатларыннан үткәрелде.

     Класс сәгатендә,  презентация ярдәмендә, Бөек Ватан сугышы елларында эретеп ябыштыру эшләренен мөһим роль уйнавы сөйләнде. Яңа алымнар, технологияләр уйлап табучы Социалистик  хезмәт герое -Е.О.Патонның, хезмәт юлы белән танышып үттеләр. Студентларга сугыш вакытында эретеп ябыштыручыларның заводлардагы фидакарь хезмәтен чагылдырган кыска метражлы документаль  фильм күрсәтелде.