Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Җыр булып узган гомер

Язучы, әдәбият галиме, журналист Рафаэль Әхмәт улы Мостафин 1931 елның 14 маенда Татарстанның Баулы шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Рафаэль Мостафин - милләтебезнең бөтенрәсәй күләмендә танылган әдипләребезнең берсе, публицист һәм сизгер күңелле әдәби тәнкыйтьче. Бүген танылган язучыга 88 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан, язучыбызга багышланган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә язучының иҗаты һәм тормыш юлына багышланган китаплар белән баетылды.