Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Тукай иленә сәяхәт"

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, аның иҗатына кызыксыну уяту, шәхестә милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисе, Тукай әсәрләре аша укучыларны әдәпле, сабыр һәм тыйнак, кешелекле, тырыш һәм хезмәт сөючән булырга өйрәтү максатыннан чыгып, 10 апрельдә, МПК студентлары белән Г.Тукайның туган көне уңаеннан,  «Тукай иленә сәяхәт» дип аталган әдәби сәгать үткәрелде. Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру,  презентация ярдәмендә, 4 юнәлештә алып барылды:

I. Г.Тукайның тормыш баскычлары

II. Г.Тукай иҗатының башлангыч чоры.(Җаек чоры)

III. Шагыйрьнең эшчәнлеге. Казан чоры иҗаты

IV. Г.Тукайның татар әдәбиятын һәм сәнгатен, төрки әдәбиятны үстерүдәге роле.

Чараның икенче өлешендә укучылар арасында Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбызны һәм мәдәниятебезне яхшырак белүчене билгеләү өчен викторина сораулары тәкъдим ителде. Уенда катнашучылар тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Г.Тукайның шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында бергәләшеп «Туган тел» җыры башкарылды.