Городская молодежная библиотека - филиал № 45

«Рухи матурлык жырчысы»

Әлеге әдәби чара мәктәптә укучы балаларда татар теленә мәхәббәт, хөрмәт уяту, татар мәдәниятен, сәнгатен, татар халкының күренекле вәкилләре тормышын һәм хезмәтен тулырак өйрәнү, аларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү максатларыннан үткәрелде. Әдәби сәгать халкыбызның рухи тормышы һәм әдәбияты тарихында тирән эз калдырган олы шәхес, татар әдәбияты классигы, хикәяләр остасы, күренекле язучы Әмирхан Еникигә багышланды. Әдипнең туган халкына эчкерсез мәхәббәт, горурлык хисе белән язган әсәрләре, халкыбыз өчен елдан-ел кадерлерәк була бара, китап сөючеләр күңеленә тирәнрәк үтеп керә.  Укучылар әдипнең тормыш юлына, иҗатына караган истәлекләр, фотопрезентация, китап күргәзмәсе белән танышып уздылар, язучының «Бер генә сәгатькә», «Кем жырлады», «Әйтелмәгән васыять», «Бүрек», «Курай» әсәрләреннән өзекләр  укыдылар, командаларга бүленеп викторина сорауларына җавап бирделәр. Әдәби сәгатьне йомгаклап, китапханәче, Ә.Еникинең яшәүнең мәгънәсен тирәнрәк аңларга ярдәм иткән әсәрләре укучылар күңелендә үз урынын табар һәм еллар үткән саен кадере арта гына барыр дигән фикерен белдерде.