Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Рухи матурлык җырчысы"

Март башыннан китапханәбездә олуг әдип, тирән фикер иясе Әмирхан Нигъмәтҗән улы Еникиның тууына 110 ел тулу уңаеннан "Рухи матурлык җырчысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә язучының иҗатына һәм тормышына багышланган тирән эчтәлекле китаплар урын алды. Үзгә бер дәрт белән иҗат итүче мәшһүр әдибебез Ә.Еникиның китапларына күзәтүләр, әңгәмәләр уздырыла.