Түбән Кама буенча виртуаль экскурсия
Бүген безнең китапханәгә 66-нче балалар бакчасы балалары килделәр.
Балалар китапханә нәрсә икәнлеген, китапханәдә нинди бүлекләр барлыгын (абонемент, уку залы, компьютерлар залы) белделәр.
Компьютерлар залында алар Түбән Кама буенча виртуаль экскурсиядә булдылар, безнең шәhәр тарихы турында кызык фактлар белделәр, “Беләсен ме син үз шәhәреңне?” дип аталган викторинаның сорауларына җавап бирделәр.
Уку залында аларга бик ошады балалар китаплары hәм журналлары карарга.
Балалар китапханәгә ата-аналары белән йорергә теләк белдерделәр.