Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Бәхет бит ул..."

Шәһәребездә яшәп иҗат итүче мөхтәрәм шагыйрьләр белән укучыларны таныштыру китапхәнәләрдә дә күркәм традициягә әйләнде. Менә бүген дә 45нче яшьләр китапханәсе хезмәткәрләре 7нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары белән Никифор Ион улы Тукмачев  иҗатына багышланган "Бәхет бит ул..."  дип аталган әдәби - музыкаль кичә уздырды. Кичәбезнең төп максаты: укучыларны язучының тормышы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштыру, балаларда күренекле язучыбызга карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.Кичә барышында укучылар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, Никифор Тукмачев шигырьләрен укыды ,  гармунында уйнап үз сүзләренә язылган җырларын башкарды. Кичәдә укучылар үзләре дә актив катнаштылар, Тукмачев иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Шагыйрь иҗат планнары белән таныштырды, укучыларга файдалы киңәшләрен бирде.