"Шагыйрь күңеленең биеклеге"
Буген 45 нче яшьләр китапханә хезмәткәрләре Татарстан язучылар берлегенең С. Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты, язучылар берлеге әгъзасы Рифкать Гаян улы Имаев иҗатына багышланган “Шагыйрь күңеленең биеклеге” дип аталган әдәби кичә уздырды. Очрашуга 7 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары чакырылды. Кичә барышында Рифкать Гаян улы Имаев узенең иҗаты белән таныштырып китте, кызыксындырган сорауларга җавап бирде, үзенең иң матур, тирән эчтәлекле шигырьләрен укыды, киңәшләрен биреп уңышлар теләде. Әлеге очрашу язучыбыз шигырьләре аша укучылар күңелендә җылы хисләр калдырды.