"Китап - тормыш көзгесе"
Бүген безнең китапханәчеләребез 5 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен "Китап - тормыш көзгесе" дип аталган әдәби кичә уздырды. Чарада китаплар иленә сәяхәткә чыктык : укучылар китапның кайчан, кайда беренче тапкыр барлыкка килүен тыңлап үттеләр, кызыклы башваткычлар чиштеләр, табышмакларга җаваплар таптылар.