Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Китапларда - күңел җылысы"

 Бүген 26 сентябрь Яшьләр китапханәсе китапханәчеләре 5-нче мәктәптә "Ел китабы - 2017" конкурсында катнашучы-язучы Рафыйк Әхмәдиевка багышланган "Китапларда - күңел җылысы" дип аталган әдәби кичә үткәрделәр. Кичәнең төп максаты - Рафыйк Гөмәр улы Әhмәдиев иҗаты белән таныштыру, аның иҗатына кызыксынучанлык тәрбияләү. Кичә барышында язучыбызга сораулар бирелде, шигырьләре укылды.