Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Китап битләреннән кино битләренә

Өч көн -22,23 hәм 24 мартта безнең китапханәгә 66-нче балалар бакчасы балалары килде. Балалар кызык хәлләр экранга китаплардан, төрле авторлар әсәрләреннән эләгүе турында “Китап битләреннән кино битләренә”дип аталган әңгәмә тыңладылар. Балалар алар белән шундый яратылган “Алиса в стране чудес”, “Винни-Пух”, “Золушка”, “Маугли” hәм “Русалочка” мультипликацион фильмнар Льюис Керролл, Алан Милн, Шарль Перро, Редьярд Киплинг hәм Ганс Кристиан Андерсен әкиятләренә төшерелгәннәрен белделәр. Балаларга дисней белән беррәттән безнең илдә дә бу әкиятләргә мультипликацион фильмнар төшерелгәне,  hәм 2016 ел – Россия киносы елы булуы турында сөйләделәр.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар рәхәтләнеп әсәрләр hәм мультипликацион фильмнар геройлары турында табышмакларны табтылар, күңелле мульт-физкульт-минутта Микки-Маус белән биеделәр, “Маша и медведь” мультипликацион фильмның “Әкияттә кунакта” сериясен карадылар.

Балаларга тылсымлы әдәби әверелүләр бик ошады, алар китапханәгә ата-аналары белән килергә теләкләрен белдерделәр.