Нәүрүз бәйрәме
Бүген безнең шәһәрдә чын-чынлап язгы атмосфера хөкем сөрде! Нәүрүз бәйрәме уңаеннан шәһәр халкы бәйрәм программасына җыелды.
Кунаклар белән бергә без викторина аша тарихка чумдык, елмаеп, табышмакларны чиштек һәм кунакчыллыкның төп символы — бәйрәмгә үзенчәлекле тәм һәм рәхәтлек өстәгән хуш исле ботка белән ләззәтләндек.
Бу якты бәйрәм сезгә бик күп бәхетле мизгелләр китерсен! Бәйрәм белән, кадерле дуслар!