"Гипстан ваза"
Язгы иҗат «ЗАМАН» уку һәм аралашу үзәгендә
Гипска бизәк төшерү — профессиональ күнекмәләр таләп итми торган мавыктыргыч шөгыль: иң мөһиме-фантазия һәм иҗат итү теләге.
«Арт-куб» проекты кысаларында гипс кашполарын бизәү буенча мастер-класс узды. Китапханәче катнашучыларга акрил буяулар белән рәсем ясау техникасын һәм методикасын җентекләп аңлатты. Соңыннан балалар иҗат процессына бик теләп чумдылар: грунт ясадылар, төсләрне болгаттылар һәм гипс эшләнмәләрен ясадылар.
Нәтиҗә барлык көтелгәннән дә артып китте-һәркемнең авторлык, стильле вазасы килеп чыкты.
Мастер-класс ахырында һәр бала үз куллары белән ясалган уникаль сувенирны өенә алып кайтып китте.