Тылсымлы Сәламәтлек кагыйдәләре"
Бүген "ЗАМАН" уку һәм аралашу үзәгендә укучылар игътибарына "Тылсымлы Сәламәтлек кагыйдәләре"дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Күргәзмә кеше өчен сәламәтлек кыйммәтен ассызыклау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга игътибарны җәлеп итү максатыннан оештырылган.
Күргәзмәдә кеше организмының үзенчәлекләре, дөрес туклану, үз сәламәтлегеңне ничек кайгыртырга кирәклеге, физик күнегүләрнең файдасы турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде.