"Әкиятләр иленә чакырабыз"
Бүген"Заман" уку һәм аралашу үзәге Могҗизалар иленә әверелде!
«Заман» укучылар өчен "Әкиятләр иленә чакырабыз" иҗат сәгате үткәрелде , анда алар яраткан әкият геройлары дөньясына чума алдылар.
Кечкенә кунаклар кайчандыр үзләре укыган, әти-әниләре укыган яки аларның экранлаштыруларын күргән әкиятләрне искә төшерделәр.
Балалар тасвирлама буенча әкиятләрне чиштеләр, рәсемнәр буенча исемнәрен искә төшерделәр, "Төлке һәм торна" әкиятен кычкырып укыдылар һәм аның турында фикер алыштылар.
Ахырда балалар яраткан әкиятләренең геройларын бизәделәр.