Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Халык горурлыгы - Туган тел" танып-белү сәгате

21 февральдә — Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бүген "Заман" үзәгендә сөйләмебезнең матурлыгына һәм күпкырлылыгына багышланган "Халык горурлыгы - Туган тел" танып-белү сәгате узды.
Чарада катнашучылар бөек язучыларның туган телнең кыйммәте турындагы үгет-нәсихәтләре белән таныштылар. Безнең сөйләмебезне баета торган "канатлы сүзләр" һәм халыкның гасырлык тәҗрибәсе тупланган мәкальләрне искә төшерделәр.
Шигъриятсез дә булмады-туган ил һәм туган тел турында яраткан шигырьләр яңгырады. Шулай ук, төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен искә төшерделәр.