Тәмле мастер-класс
Стаканлы пирожныйлар! Беләсезме, алар ничек атала? ТРАЙФЛАР
«Арт-куб» проекты кысаларында «тәмле валентинка» мавыктыргыч мастер – классы узды ️- трайфлар-үтә күренмәле стаканнарда порцион десертлар әзерләү буенча.
Мастер-класс башында татлы тәм-томның барлыкка килү тарихы турында сөйләштек, тәмле бисквит, каймакка салынган җиңел крем рецептын белдек һәм мөстәкыйль рәвештә үз десертларыбызны җыйдык.
Мастер-класс мавыктыргыч һәм файдалы гына түгел, ә балаларга яңа күнекмәләр алырга һәм кондитер сәнгате турында күп яңалыклар белергә мөмкинлек бирде.