«Без белдек, шәһәр булачак»
Түбән Каманың 6 0 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы тарафыннан 2026 елны беренче төзүчеләр елы дип игълан итү карары кабул ителде .
Юбилей елының төп идеясе шәһәр башында торган һәм аның сәнәгать һәм социаль нигезен салган кешеләргә хөрмәт күрсәтү булачак.
«Заман» үзәгендә Сез Түбән Каманың беренче төзүчеләренә багышланган «Без белдек, шәһәр булачак» китап күргәзмәсе белән таныша аласыз, Камада Шәһәр төзелешенә һәм үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең исемнәре, шәһәрне булдыру башында торучыларның көндәлекләре - истәлекләре белән.