Интернет челтәрендә информация эзләү
Бүген Интернетта эзләнү системалары ярдәме белән теләгән бөтен нәрсәне табып була. Бу системалар белән эшләгәндә тәҗрибәле кулланучыларның да күп-төрле сәбәпләрдән: билгеләнгән тематика буенча информациянең бик зур күләме, дөрес куелмаган сорау hәм башка сәбәпләрдән авырлыклар hәм кыенлыклар була. Тиз hәм проблемасыз, ышанычлы hәм төгәл мәгълүматлар табыр өчен, эзләнү системалар куллануның берникадәр нечкәлекләрен hәм кагыйдәләрен беләргә кирәк.
Бүгенге дәрестә “Компьютер – Сезнең дус hәм ярдәмче” клубның әгъзалары шулар турында белделәр. Алар дәреснең практик өлешендә интернеттан төрле форматлы файлларны саклап калдырырга өйрәнделәр.