Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Әдәби көз

“Әдәби көз” дип аталган очрашу кунаклары “Кама таңнары” әдәби берләшмә язучылары Фәтхулла Абдуллин – берләшмә җитәкчесе, Рәсимә Нәбиуллина hәм Нәфисә Баязитова булдылар.

Фәтхулла Абдуллин “Кама таңнары”ның оешу чорында hәм хәзерге вакытта булган эше турында сөйләде, берләшмәнең иҗади планнары белән уртаклашты. Рәсимә Нәбиуллина hәм Нәфисә Баязитова ничек шигырь яза башлаулары турында сөйләделәр, күңел кылларын тибрәтә торган шигырьләрен укыдылар. Тамашачылар – 5-нче hәм 7-нче мәктәпләр укучылары язучы-кунакларны игътибар белән тыңладылар, чара беткәннән соң Түбән Кама язучылары китапларыннан ясалган күргәзмә белән кызыксындылар.