Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Хәтта сынап карама"

 25 нче Гимназиянең " 8 нче сыйныф укучылары өчен "Хәтта сынап карама" мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Бүген "Заман" ЦЧОДА бик мөһим һәм бер үк вакытта куркыныч тема - наркотикларга бәйлелек турында фикер алыштылар.

Яшьләр-яшүсмерләр наркоманиясе җәмгыять өчен кире кайтарылмаслык биологик, социаль-психологик һәм криминаль нәтиҗәләргә китерә. Ул балалар үскән теләсә кайсы гаиләгә кагылырга мөмкин.
Безнең үсеп килүче буын тулы канлы булсын өчен, балаларны бу явызлыктан сакларга кирәк.

Укучылар игътибарына наркотикларның зарарлы йогынтысы, бәйлелекнең үсеш этаплары турында мәгълүмат бирелде. Махсус әзерләнгән видеороликлар наркоманиянең тарихын һәм нәтиҗәләрен күрсәтте, укучыларга проблеманың җитдилеген яхшырак аңларга ярдәм итте.

Катнашучылар югарыда телгә алынган тема буенча беренче тапкыр гына мәгълүмат алмасалар да, алар бу хакта сөйләшергә кирәклеген билгеләделәр.

Роликларны караганнан соң, дискуссия булды, анда укучылар сораулар бирде һәм үз тәэсирләре белән уртаклашты