ЭКСПРЕСС-СОРАШТЫРУ " СЕЗ ТУКАЙНЫ БЕЛӘСЕЗМЕ?"
ЭКСПРЕСС-СОРАШТЫРУ " СЕЗ ТУКАЙНЫ БЕЛӘСЕЗМЕ?"
Бүген китапханәбездә Габдулла Тукай иҗатына багышланган зур булмаган, ләкин бик мөһим сораштыру уздырдык. Аның иҗаты укучыларыбыз йөрәгендә ни дәрәҗәдә яшәвен аңларга теләдек.
Сораштыру нәтиҗәләре Габдулла Тукайның югары дәрәҗәдә танылуын һәм аның иҗатының әһәмиятен тирәнтен аңлавын күрсәтә. Ул барыбыз өчен дә әдәбият классигы, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт символы да булып кала .