"Бөек иҗатның бай мирасы"
Бүген Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның туган көне билгеләп үтелә ."Заман" үзәгендә "Бөек иҗатның бай мирасы" китап күргәзмәсе оештырылды. Анда язучының китапханә фондында булган әсәрләре, аның иҗат һәм тормыш юлы турындагы материаллар тәкъдим ителде.