"Күңелле Яңа ел"
Яңа ел каникулларында таудан шуу гына түгел, "Заман" га килү дә күңелле! Биредә балалар өчен көн саен төрле чаралар үткәрелә, һәм бүген кемдер үзенең беренче квизын уйнады
Алты раундта балалар әкиятләрнең табышмакларга һәм рәсемнәргә шифрланган исемнәрен чиштеләр, Яңа ел традицияләрен һәм Яңа ел кайдан барлыкка килгәнен искә төшерделәр, мавыгып салат җыйдылар һәм үзләренең яңа ел ризыкларын уйлап таптылар, виммельбух битеннән Яңа ел уеннарын эзләделәр һәм Яңа ел крокодилын уйнадылар
Һәр дөрес җавап өчен катнашучылар берәр кар бөртеге алды, әмма бүген җиңелүчеләр һичшиксез юк иде, барысы да приз кебек яңа белемнәрне һәм яхшы кәефне алып китте