"Яңа ел фантазиясе"
Яңа ел фантазиясе" : иҗади конкурс йомгаклары
Безнең "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә 15.12 дән 29.12 гә кадәр иң яхшы Яңа ел уенчыгына конкурс узды.
Һәм бу вакыт эчендә китапханәбездә чын бәйрәм рухы хөкем сөрде: без укучыларыбыз кулы белән ясалган гаҗәеп яңа ел уенчыкларын карадык. Һәр эш-ул тылсым һәм Яңа ел кәефенең бер тамчысы.
Без конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга шатлык һәм җылылык белән дипломнар тапшырдык!
Барлык катнашучыларны да котлыйбыз - сез бу бәйрәмне тагын да яктырак иттегез һәм безгә чын әкият тойгысы бүләк иттегез.