Перезагрузка "F5"
"Перезагрузка F5" цифрлы грамоталылык мәктәбе - өлкән буынга компьютер һәм смартфон белән эшләүдә ярдәм күрсәтү проекты.
Бүген электрон почта булдырырга өйрәттеләр һәм ЛитРес - китапларның һәм аудиокитапларның электрон китапханәсе кушымтасы белән таныштырдылар. Чөнки безнең системаның электрон китапханәсенә керү мөмкинлеге булган теләсә кайсы укучыны бушлай теркәү мөмкинлеге бар.