Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Мамыктан уенчык"

Бүген Безнең «ЗАМАН» уку һәм аралашу үзәгендә мамык уенчыгы ясау буенча мастер-класс узды.Балалар мамыктан искиткеч Пупс ясарга өйрәнделәр, һәм ул һәркемнең дә төрлечә килеп чыкты.

Уенчык мамык, тастымал һәм клейстер ярдәмендә ясалган. Уенчык ясау-ул чара кунакларына үзләренең иҗади табигатен күрсәтергә ярдәм иткән мавыктыргыч процесс. Моннан тыш, үз кулларың белән эшләнгән яңа ел уенчыгы – якыннарың һәм дусларың өчен матур, үзенчәлекле бүләк, шулай ук аны Яңа ел чыршысын бизәү өчен кулланырга мөмкин.