Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Күршефест"

Менә берничә ел инде шәһәрдә ТР рәисе Р.н. Миңнеханов инициативасы белән «безнең ишегалды» республика программасы гамәлгә ашырыла.
2025 елда бу программа 44нче йортның Шинников ишегалдына да килде. Ишегалды иркенәйде, яңа парковка урыннары барлыкка килде, яңа уен комплекслары, тренажерлар, яктырту баганалары куелды.

«Нижнекамскнефтехим-СИБУР»ГАҖ оештырган чыршы утырту буенча бүгенге акция ишегалдының тулысынча үзгәрүенә ярдәм итте.
Йортның актив кешеләре, Сибур хезмәткәрләре, шулай ук «Заман» ЦЧО хезмәткәрләре бу акциягә үз өлешләрен керттеләр.

Пос утыртылган агачлар озак еллар бу йортта яшәүчеләрне сөендерер дип ышанасы килә.