" Күңелне җылы сүз белән җылытыйк "
Көзге календарьда аеруча хөрмәткә ,игътибарга лаек булган кешеләр- 1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә
Бу матур көнне "Заман" үзәгендә иң зирәк һәм хөрмәтле кешеләр өчен дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрелде .
Бәйрәм кунакларын көзгә "татлы" теләкләр белән каршы алдык.
Бәйрәм программасы төрле чор музыкасы, конкурслар һәм такмаклар белән тулы иде.
Катнашучылар мәкальләрне,җырларны һәм яраткан фильмнарын рәхәтләнеп искә алдылар. Ә шаян конкурслар бәйрәмгә тагын да күбрәк ямь өстәде.